
18 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез дә яңгыр явачак. Кайбер районнарда томан төшәчәк. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил исәчәк. Төнлә урыны белән 16 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +3..+8°, көндез +6..+11° градус.
