18 мартта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәрсез. Көньяк-көннбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 0..-5˚, көндез +4..+9˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Кимүче ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Рассадага кара суган орлыгы чәчү өчен уңышлы көн. Рассаданы зур савытларга күчереп утыртырга, үсемлекләргә үсеш стимуляторлары сибәргә кирәк. Кыска булып үсә торган помидорларны күчереп утыртырга була. Органик ашламалар сибү.
Чәчәк түтәле
Чәчәк рассадаларын зур савытларга күчереп утырту, үсеш стимуляторлары сиптерү. Декоратив агач һәм куакларга форма биреп кисәргә кирәк.
Җиләк-җимеш бакчасы
Агач-куакларның астына ашламалар сибү. Агач һәм куакларгы форма биреп кисәргә кирәк.