18 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +4..+9˚, көндез +12..+17˚ градус.
Үсүче ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.
Кабак, кабачки, кыяр орлыкларын суда бүрттереп, ачык туфракка чәчәргә була. Яшелчә рассадаларын теплицага күчереп утырырга мөмкин. Җиләк куаклары утырту өчен яхшы вакыт. Минераль ашламалар сибәргә була.