Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

18 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
18 майга һава торышы һәм ай календаре

18 майда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Төнлә көнбатыш районнарда урыны белән көчле яңгыр фаразлана. Көндез кайбер районнарда яшен фаразлана. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, көндез урыны белән тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, ә көндез – +10..+15 градус.

Кимүче ай, ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Алмагач, груша, чия, слива һәм ирга үсентеләрен утыртырга була. Тамыразыклар чәчәргә мөмкин. Чүп утау, ашлама кертү өчен уңай көн. Селдерей, бәрәңге, редис һәм башка тамыразыкларны утыртырга кирәк.

Томат, баклажан, кыяр үсентеләрен теплицага чыгарырга була. Томатның ян бәбәкләрен алырга кирәк.

Куакларның артык ботакларын кисәргә, куе булып чыкканнарны алырга мөмкин.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100