18 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көнчыгыш районнарда +5..+10˚, көндез +21..+26˚ градус.
Кимүче ай, ай Үгезбозау йолдызлыгында.
Суганчалы чәчәкләр утырту өчен уңай вакыт. Җиләк куакларына, агачларга корткыч бөҗәкләргә, авыруларга каршы дарулар сиптерергә кирәк. Тамыразыкларга, суган һәм сарымсакка ашлама сибү өчен дә уңай көн.