Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

18 майда югалган апалы-сеңелле нәни кызларны бүген урманда тапканнар

news_top_970_100
18 майда югалган апалы-сеңелле нәни кызларны бүген урманда тапканнар
https://kuzbass.sledcom.ru

18 майда Кемерово өлкәсендә 2 һәм 4 яшьлек апалы-сеңелле ике кыз бала югалган. Аларны бүген урманда тапканнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

4 яшьлек Ирина Тузова белән 2 яшьлек Алена Изотова 18 майда Ленинский бистәсендә югала. Алар балалар уйный торган мәйданчыктан китә һәм өйгә кайтмыйлар.

«ЛизаАлерт» Кузбасс вәкиле Виктория Зинько сүзләренчә, кызларны «ЛизаАлерт» волонтерлары, Новосибирск, Томск өлкәләре, Алтай крае төбәк бүлекчәләре вәкилләре дә эзләшкән. Мәскәүдән координатор да килгән.

«Кызларны биредә яшәүчеләр урманда тапты. Алар квадроцикллар белән эзли иде. Балаларны штабтан 4 км чамасы ераклыкта таптылар», – ди Виктория.

Тапкан чакта балалар куркуга калган булган. Аларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Медицина ярдәме кирәк булмаган.

РИА Новости белешмәсе буенча, кызлар күп балалы гаиләдә яши, әти-әниләре хәмер эчү белән мавыга. Аларны урмандагы аланда тапканнар. Профилактика органнарына карата җинаять эше ачылган.

«Бүген көндез Яшкино авылы кешеләре Сергей Гурин һәм Сергей Дроздов шәхси квадроциклларында балаларны Ленинский бистәсеннән 4 км ераклыкта тапты», – дип әйткәннәр Эчке эшләр министрлыгының Кемерово өлкәсе буенча идарәсендә. Сергей Гурин белән Сергей Дроздовның бүләкләү турында карар кабул ителгән, диелә хәбәрдә.

«Вести» каналы белешмәсе буенча, кызлар 18 майда кичке 6лар тирәсендә өйдән чыгып киткән. Алар балалар бакчасына да йөрми. Әниләрен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарткан булганнар, тик балаларны гаиләдән алмаганнар, диелә хәбәрдә.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100