Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

18 июньгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
18 июньгә һава торышы һәм ай календаре

18 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яшен, кыска вакытлы яңгыр, боз яварга мөмкин. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан җил, секундына 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метрга кадәр фаразлана. Яшен вакытында җил тизлеге 15-20 метр, көндез урыны белән 23 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +16..+21, көндез +30..+35 градуска кадәр фаразлана.

Үсүче ай, ай Чаян йолдызлыгында.

Бу көнне агачларның һәм куакларның артык ботакларын кисү, шулай ук яшелчәләрнең ян ботакларын өзү катгый тыела. Туфракны йомшарту һәм су сибү өчен уңайлы көн санала. Күпьеллык суган, укроп, салат орлыкларын чәчәргә була. Иртә өлгерә торган салат, шпинат, кыяр һәм чәчәк кәбестәне җыеп алырга кирәк. Помидорларга һәм кыярларга ашлама кертергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100