
18 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәргә мөмикин. Шулай ук яшен булуы һәм боз явуы ихтимал.
Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә исә, урыны белән 12 метрга кадәр, яшен вакытында 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, көндез +18..+23 градус фаразлана.
Кимүче ай, ай Балык йолдызлыгында.
Яшелчә культураларына, җимеш куакларына һәм кура җиләгенә, агачларга су сибәргә һәм аларны органик ашлама белән тукландырырга кирәк. Яшеллек чәчү өчен уңайлы вакыт санала. Бәрәңгенең төбенә өяргә, шулай ук кишерне сирәкләргә мөмкин. Чәчәк орлыкларын чәчәргә һәм күчереп утыртырга була.