18 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төньяк, төньяк-көнчыгыштан җил секундына 6-11 метр тизлектә фаразлана, көндез һәм кич урыны белән җилнең тизлеге 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +6..+11˚, түбән җирлекләрдә +3..+5˚, ә көндез +15..+20˚ көтелә.
Яңа ай.
Бу көнне нәрсәдер утыртырга яки күчереп утыртырга киңәш ителми. Бакчада туфракны эшкәртергә, ашлама кертергә, шулай ук агач белән куакларны корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртергә мөмкин.