news_header_bot
Язманы тыңлагыз

18 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
18 июльгә һава торышы һәм ай календаре

18 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгыштан 4-9 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +9..+14˚, көндез +21..+26˚ градус.

Кимүче ай, ай Үгезбозау йолдызлыгында.

Тамыразыкларны, бәрәңгене ашларга, үсеш стимуляторлары белән эшкәртергә була. Көзен теплица һәм парникларга тутырып куяр өчен печән әзерләргә мөмкин. Бу вакытта утыртылган агач һәм куак үсентеләр яхшы тамырланып китәчәк. Ирис һәм нәркис чәчәкләрен бүлеп утыртырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар