18 июльдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез көчле җил. Төнлә һава температурасы +13..+18˚, көндез +23..+28˚, көньяк-көнчыгыш районнарда +20..+22˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай Арыслан йолдызлыгында.
Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, ботаклар кисәргә киңәш ителми. Хуҗалык эшләре, туфрак белән бәйле эшләр башкарырга була.