18 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кар явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -8..-13˚, аязганда -17˚, көндез -5..-10˚ градус. Юлларда бозлавык.
Кимүче ай. Ай Сукояр йолдызлыгында.
Орлыклар чәчү өчен, шулай ук бүлмәдә үсә торган үсемлекләргә су сибү өчен уңышсыз вакыт. Шытымнарны сирәкләү өчен уңай көн. Үсемлекләргә корткычларга каршы дарулар сиптерергә була. Рассада өчен туфрак әзерләргә кирәк.