Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

18 ел элек Казанда суд залыннан качып киткән ир-атны быел тотканнар

Ир-ат Ульяновска китә һәм шунда качып яши.

news_top_970_100
18 ел элек Казанда суд залыннан качып киткән ир-атны быел тотканнар
Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәт

18 ел элек Казанда суд залыннан бер ир-ат кача. Ул хулиганлык өчен хөкем ителергә тиеш була. Бу кеше башка шәһәргә китеп, яшеренә. Аны быел Ульяновск шәһәрендә тотканнар. Бу турыда Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Ул 2002 елда хулиганлык өчен хөкем ителгән. Суд вакытында залдан чыгып качу җаен тапкан һәм шуннан бирле ул эзләүдә булган. Качкынны быел 13 ноябрьдә тотканнар.

Башта качкынны полиция хезмәткәрләре эзли, аннары бу эшне Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәткә тапшыралар. Эзләү бүлеге хезмәткәрләре бу ир-атның Ульяновск өлкәсендә качып яшәвен ачыклый. Аның тора торган урынын да табалар һәм барып тоткарлыйлар.

Кулга алган вакытта бу кеше каршылык күрсәтми, аны полиция хезмәткәрләренә тапшыралар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100