18 августка һава торышы һәм ай календаре
18 августка һава торышы һәм ай календаре.
![18 августка һава торышы һәм ай календаре](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2020/8/17/e29696c244931125c89f60b02377b86206a54aa9d00e2aa127e86055a0f7.jpeg)
18 августта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк, урыны белән җил тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +6..+11˚, көндез +13..+18˚ градус.
Яңа ай.
Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, үсемлекләр белән бәйле эшләр башкарырга ярамый. Яшелчәләр тозлау, маринадлау өчен дә уңышсыз көн. Теләсә нинди хуҗалык эшләрен башкарырга ярый.