
18 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә, яшен вакытында 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +3..+8˚, көнбатыш районнарда +11˚, көндез +20..+25˚ градус.
19 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кыска вакытлы яңгыр, төнлә урыны белән яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +9..+14˚, көндез +17..+22˚ градус.
Кимүче ай, ай Сукояр йолдызлыгында.
Үсемлекләр утырту өчен уңай вакыт түгел. Җимеш бирә торган агач-куакларны авыруларга, корткычларга каршы эшкәртергә, ә чәчәк атып утырга агач-куакларга һәм җиләк куакларына үсеш стимуляторлары сиптерергә була. Чәчәкләргә ашламалар сибәргә кирәк.