18-19 июльгә һава торышы һәм ай календаре
18-19 июльгә һава торышы һәм ай календаре.
18 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, боз явачак, яшен булуы ихтимал. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +15..+20˚, көндез +27..+32˚ градус.
19 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән яңгыр, боз явачак, яшен булуы мөмкин. Төньяктан, көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +15..+20˚, көндез +28..+33˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай чаян йолдызлыгында.
Яшелчәләрне сугарырга, тамырларына ашламалар сибәргә кирәк. Туфракны сугару, компостлау өчен дә уңай вакыт. Күпьеллык чәчәкләрне вегетатив юл белән үрчетергә һәм утыртырга мөмкин. Бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга кирәк.