18-19 августка һава торышы һәм ай календаре
18-19 августка һава торышы һәм ай календаре
18 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән яңгыр явачак, яшен булачак. Көндез явым-төшемнәрсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә исәчәк. Яшен вакытында җил тизлеге 15-20 м/с кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +15..+20º, көндез +27..+32º градус.
19 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә исәчәк. Яшен вакытында җил тизлеге 15-20 м/с кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +16..+21º, көндез +24..+29º, көньяк-көнчыгыш районнарда +32º градус.
18 август.
Кимүче ай. Ай кучкар йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Кыяр, ташкабак, помидорның карт яфракларын өзеп ташларга кирәк. Туфракка компост кертү өчен иң уңышлы чор.
Чәчәк түтәле
Корткычларга һәм авыруларга каршы дарулар сиптерү өчен уңышлы чор. Кышламый торган күпьеллык чәчәкләрне казып алырга кирәк. Бүлмә гөлләренең туфрагын йомшарту.
Җиләк-җимеш бакчасы
Туфракка компост кертү өчен уңышлы вакыт. Кура җиләге, карлыган, крыжовник куакларына форма биреп кисәргә кирәк.
19 август.