news_header_bot
Язманы тыңлагыз

175нче мәктәптә каравылчы булган Тәскирә ханымны бүләккә тәкъдим итәргә ниятлиләр

175 нче гимназиядә вахтер булып эшләгән Тәскирә Әхмәдуллинага бүләк биреләчәк. Ул утлы корал белән мәктәпкә кергән Илназ Галәвиевкә беренче булып каршылык күрсәткән. Бу хакта үзенең Телеграм каналында РФ Дәүләт Думасы депутаты, Росгвардия директорының элеккеге киңәшчесе Александр Хинштейн язган.

news_top
175нче мәктәптә каравылчы булган Тәскирә ханымны бүләккә тәкъдим итәргә ниятлиләр
https://www.instagram.com/lenar_munirovic/

Социаль челтәрләрдә вахтершаның яраланган килеш беренче булып кызыл төймәгә басканы турында язалар. Бу сүзләрне Хинштейн раслаган.

«Нәкъ менә вахтёр кеше беренче булып җинаятьчегә каршылык күрсәтә һәм, Росгвардияне чакырып, хәвеф төймәсенә баса. Татарстан җитәкчелеге бу батыр хатынны бүләккә тәкъдим итәргә ниятли. Ул моңа лаек!» — дигән Александр Хинштейн үзенең Telegram-каналында.

Инстачылар Тәскирә ханымның гамәлләренә сокланып: «Нинди батырлык! Үзе дә әни кеше буларак балаларны коткарырга омтылган. Сез безнең героебыз. Озак яшәгез!», «Тәвәккәл булганыгыз өчен рәхмәт», «сәламәт булыгыз», — дип язалар.

Искәртеп үтик, кичә 175 нче Казан гимназиясендә бүген атыш булды, берничә кеше һәлак. Республикада 12 май матәм көне игълан ителде.

Атучы кулга алынган. Ул 19 яшьтә, аның рәсми рәвештә теркәлгән коралы булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар