news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

175нче гимназиядә һәлак булган туганнар кабере янында: «Бергә укыдылар, үстеләр, үлделәр»

news_top
175нче гимназиядә һәлак булган туганнар кабере янында: «Бергә укыдылар, үстеләр, үлделәр»

Татар эстрадасы җырчыларына фото-видеолар төшерүче Зарина Абдурашитова 175нче гимназиядә атыш вакытында һәлак булган туганнары – Илзия һәм Әмир каберенә барып кайткан.

– Буш вакыт булуга, барыбыз бергә җыелышып, туганнарыбыз каберен зиярәт итәргә барырга тырышабыз. Илзия бик тә тыныч, акыллы, тыйнак кыз иде. Илзиябез 14 яшендә үлде, янында гына өчтуган энесе Әмир ята. Алар бергә укыдылар, бергә үстеләр һәм шул ук көнне бергә үлделәр. Яратабыз, сагынабыз. Урыннары җәннәттә булсын!

Илназ Галәвиевның исемен телгә дә аласы килми, аның турындагы яңалыкларны карамыйбыз, тыңламыйбыз, – дип сөйләде Зарина «Интертат»ка.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар