Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

175нче гимназиядә балаларны аткан Илназ Галәвиев турында: «Андый бәндә яшәргә тиеш түгел»

Казан гимназиясендә 9 кешене атып үтергән Галәвиевне гомерлек срокка хөкем иттеләр.

news_top_970_100
175нче гимназиядә балаларны аткан Илназ Галәвиев турында: «Андый бәндә яшәргә тиеш түгел»
Татарстан Югары судында Илназ Галәвиев эше буенча соңгы утырыш көчәйтелгән каравыл сагы астында узды
Елена Сәлахова / «Татар-информ»

Үтерелгән балалар һәм укытучыларның якыннары хөкем карарын 2 елга якын көтте. Газизләрен югалту ачысы һич кимемәгән. Үтерелгән гимназистларның туганнары бүген кабат телгә килеп, чынлыкта вакыйгаларның ничек булганлыгын һәм бу хөкем карарына үз карашлары турында сөйләделәр. Бу хакта «Татар-информ»да Елена Сәлахова яза.

«Шунда утырсын да тәүбә итсен!»

«Ул балаларның гомерләрен өзде, ә аларга яшисе дә яшисе иде бит әле. Ул бит аларны кабат килеп үтергән. Андый бәндә яшәргә тиеш түгел!» – хөкем карары чыккач, үтерелгән Әмирнең әтисе Илдар шулай диде.

175нче гимназиягә һөҗүм иткән гаепләнүчегә карата хөкем карары – Татарстанда иң озак көтелгән карар булды. Соңгы утырыш Татарстан Югары судында, көчәйтелгән сак астында узды, катнашучыларга исә залда чак урын җитте.

2 ел чамасы элек 21 яшьлек Казан егете Илназ Галәвиев мәктәп бинасына үтеп кереп, ата башлый. Һөҗүм нәтиҗәсендә 9 кеше – 2 укытучы һәм 8А сыйныфы укучылары һәлак була. Фаҗига татарстанлыларны гына түгел, бөтен Россия халкын тетрәндерде, гомерләре өзелгәннәр истәлегенә чәчәк салу өчен мәктәпкә төрле шәһәрләрдән килделәр.

Хөкем карарын яңгырату өчен 20 минуттан артык вакыт китте. Суд карары ачык иде: Галәвиев ирегеннән гомерлеккә мәхрүм ителде. Суд карарын ишетү өчен, үтерелгәннәрнең якыннары, шулай ук, үзләре дә әздән генә үлемнән калганнар килгән иде. Барысы да үзләрен нык тотты, процесс дәвамында бер сүз дә ычкындырмадылар. Хөкем карарын яңгыратканнан соң гына хисләренә ирек бирделәр.

«Шунда утырсын да тәүбә итсен!» – ди үтерелгән 8нче сыйныф укучысы Аннаның әнисе. Бу фаҗигадә ул бердәнбер кызын югалткан.

«Ул балаларның гомерләрен өзде, ә аларга яшисе дә яшисе иде бит әле. Ул бит кабат килеп үтергән аларны. Андый бәндә яшәргә тиеш түгел!»

Фото: © Елена Сәлахова / «Татар-информ»

Һөҗүмгә алдан әзерләнгән, корал сатып алган һәм шартлаткыч ясаган

2021 елның 11 май иртәсе 9.30 сәгатьтә дистәләрчә кешенең тормышын «аңарчы» һәм «аннан соң» дигән 2 өлешкә бүлде. Нәкъ менә шул вакытта, 175нче гимназиядә билгесез кеше ут ачкан, дигән беренче хәбәр килә. Соңрак социаль челтәрләрдә һөҗүм турында тәфсилләбрәк сөйләнгән берсеннән берсе куркыныч хәбәрләр чыга башлый – үтерүче балаларга һәм укытучыларга тәртипсез рәвештә ата, яраланган һәм үлгәннәр бар...

Соңрак, Илназ Галәвиевнең һөҗүмгә алдан ук әзерләнүе ачыклана. Һөҗүм өчен ул үзе шартлаткыч ясый, аны керү юлына көйләп куя, ау коралы һәм 500 дән артык патрон сатып ала. Фаҗига буласы көнне гимназиягә килә, расписаниене карый һәм кире өенә кайтып, корал белән шартлаткычын алып килә.

Беренче ату тавышлары мәктәп ишегалдында яңгырый. Галәвиев юлында укытучы очрый. Ул аңа ата, ләкин тидерә алмый. Ишек төбендә кораллы кешене күреп, вахтер ишекне ябарга һәм хәвеф төймәсенә басарга өлгерә. Ләкин ишек – пыяладан, атып, җинаятьче аны коеп төшерә, вахтерны яралый. Бу вакытта гимназия директоры Әминә Вәлиева куркыныч турында хәбәр итү системасы аша мәктәп чатында кисәтергә җитешә.

Хөкем карарын укыр алдыннан Галәвиев бер сүз дә дәшмәде.

Фото: © Елена Сәлахова / «Татар-информ»

Фойеда Галәвиев каршына гимназия сакчысы Мулланур Мостафин чыга. Аңа 2 пуля тия: башына һәм сул янына. Ир-атны ашыгыч рәвештә 7нче шәһәр хастаханәсенә китерәләр, хирургларның берьюлы 2 бригадасы катлаулы операцияләр ясый, коткарып калар.

Тикшерү версиясе буенча, алга таба Галәвиев этажлар буйлап китә һәм ачык кабинетлар эзли башлый. Беренче катта ату тавышына башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Айзатова кабинеттан чыга. Егет аңа ата, алган яралардан хатын хастаханәдә җан бирә. 2 катта бөтен кабинетлар да бикле, ә 3 катта 8А сыйныфы шөгыльләнгән кабинет ишеге ачык калган була.

«Балалар сыйныф җитәкчесеннән кабинет ишеген бикләүне сорыйлар. Кулында ачкычы була торып, нигә ишекне бикләмәгән ул? Ә балалар бит үтенеп сораганнар, шкафны шунда күчерергә теләгәннәр, ләкин өлгермәгәннәр», – дип сөйләгән иде үлгән бер гимназистның әнисе беренче суд утырышында.

Ату тавышына инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева йөгереп чыга. Гәүдәсе белән ул бер укучыны каплый, җинаятьче аңа атып җибәрә, ул үлә.

Гаепләү позициясен судта Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков җитәкчелегендәге дәүләт гаепләүчеләр төркеме тәкъдим итте.

Фото: © Елена Сәлахова / «Татар-информ»

«Класска шартлаткыч куеп, балаларны бикләп калдырырга һәм шартлатырга теләгән»

Булган бу хәлләрнең төбенә төшү, детальләрне тикшерү өчен, Татарстан Югары судына ярты ел вакыт кирәк булды. Судка килеп кергәндә, эш 310 томлык булып үскән иде инде. 600дән артык кеше зыян күрүче дип табылган: үтерелгәннәрнең әти-әниләре, соңгы минутта гына үлемнән котыла алган балалар. Фаҗигадән соң әле дә терелеп бетмәүчеләр, һаман да дәваланучылар бар.

«Ул ныклап әзерләнгән. Балаларны тотык итеп алырга теләгән, аларны бәйләп кую өчен скотч әзерләгән. Кабинет үзәгенә шартлаткыч куеп, анда укучыларны бикләп, үзе читкәрәк китеп, шартлатырга теләгән», – дип сөйли гимназия укытучысы Алинә Зарипова. Ул үз укучыларын коткарган чагында, Галәвиев аның улын атып үтерә.

Гаепләү позициясен судта Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков җитәкчелегендәге дәүләт гаепләүчеләр төркеме тәкъдим итте. Фикер алышуларда Татарстан прокуроры Галәвиевнең бу адымын «рәхимсез һәм кешелексез гамәл» дип атады, баштагы 5 елына төрмә билгеләп, гаепләнүчене гомерлеккә рәшәткә артына җибәрүне сорады.

«Исегезгә төшерәсем килә: Галәвиевкә 2 һәм күбрәк кешене үтерү омтылышы, шулай ук, 9 кешене үтерүе (ә аларның 7се – балалар!) өчен гаепләү белдерелә. Җинаять өчен мотив исә – интернетта массакүләм үтерешләр турында публикацияләр карап, ул үзе укыган мәктәптә дә шуны ук эшләргә карар кылган», – дип сөйләде прокурор Наил Уразбаев.

Катнашучыларга утырышлар залында чак урын җитте.

Фото: © Елена Сәлахова / «Татар-информ»

Галәвиевнең яклаучысы позициясе барысын да шаккатырды. Галәвиев үзе гаебен тулысынча тануга карамастан, адвокаты, беренче экспертиза нәтиҗәләренә таянып, аңардан гаепләүне алуны таләп итте. Имеш, Галәвиев үз акылында түгел, димәк, ул психиатрия хастаханәсендә дәваланырга тиеш.

Суд тикшерүе ахырына Галәвиев үзен күпкә тыныч тота башлады. Беренче утырышларда ул агрессив, журналистларга кычкыра иде, ә бу юлы хөкем карарын яңгыратыр алдыннан авызыннан бер сүз дә чыгармады. Гаепләнүче соңгы сүзне кыска тотты. Үтерелгәннәрнең якыннарыннан кичерү сорады һәм китергән зыянны кайтарырга вәгъдә бирде.

«Мин колониядә эшләү белән генә чикләнмәячәкмен. Китап язачакмын, аны сатудан кергән акчаны сезгә җибәрәчәкмен», – дип белдерде Галәвиев.

Шуңа карамастан, гаепләүчеләр төркеме сораган 5 еллык төрмә срогы җәзасын суд төшереп калдырды. Галәвиев гомеренең ахырына кадәр махсус режимлы колониядә җәза үтәргә тиеш булачак. Шулай ук, суд, гаепләнүче 200 мең күләмендә штраф, үлгән һәм зыян күргән кешеләрнең якыннарына 22 млн сум түләргә тиеш, дип билгеләде. Казан башкарма комитетының 1,5 млн сум турындагы гаризасын суд караусыз калдырды.

175нче гимназиягә һөҗүм иткән гаепләнүчегә карата хөкем карары Татарстанда иң озак көтелгән карар булды.

Фото: © Елена Сәлахова / «Татар-информ»

Гимназия директоры һәм шәхси сак оешмасы директоры тикшерү астында

Казан гимназиясенә һөҗүм турындагы эштә тагын 3 фигурант бар. Гимназия директоры Әминә Вәлиева, «Сезнең куркынычсызлык» («Ваша безопасность») фирмасы генераль директоры Сергей Иванов һәм «Янгын мониторингы берлеге» («Союз пожарного мониторинга») җәмгыяте инженеры Марат Җиһаншин тикшерүгә эләкте.

Тикшерү версиясе буенча, Әминә Вәлиева шәхси сак оешмасы белән гимназияне саклау турында килешү төземәгән. Үз чиратында, керү юлына магнит йозак урнаштыру һәм хезмәт күрсәтү буенча Иванов тиешенчә дәрәҗәдә тәэмин итмәгән; ә Җиһаншин ул көнне 8А сыйныфы шөгыльләнгән кабинеттагы ватык динамикны төзәтмәгән булган. Болар барысы бергә мәктәпкә һөҗүм ясалуы турындагы директорның хәбәрен балалар ишетмәүгә китергән. Балалар кабинетта бикләнергә өлгермәгән. Вәлиева, Иванов һәм Җиһаншин үз гаепләрен танымыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100