news_header_bot
Язманы тыңлагыз

175 нче мәктәптәге атышта Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның баласы яраланган

Бүген Казанның Фәйзи урамында урнашкан 175 нче мәктәбендә атыш булган. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр дә бар.

news_top
175 нче мәктәптәге атышта Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның баласы яраланган
Видеодан скриншот

Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның ике баласы да атыш булган 175 нче мәктәптә укыйлар. Берсе — 8 нче сыйныфта, икенчесе — 3 нче сыйныф укучысы.

«Хәзерге вакытта балалар хастаханәдә. Хәзер балага операция ясыйлар. Шартлаудан кабыргаларына кыйпылчыклар кергән», — диде Рөстәм хәзрәт.

Фаҗига турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Бүген 7 баланы югалттык: 8 нче сыйныф укучылар. 4 малай һәм 3 кыз. 16 кеше хәзерге вакытта хастаханә. Бик зур кайгы. Террорист кулга алынды», — дип аңлатты.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар