
175 нче гимназиядә булган үзәк өзгеч фаҗигагә 4 ел тулды. Бүген мәктәпнең Хәтер Аллеясында әлеге канлы көннең корбаннарын искә алу чарасы оештырылган. Бу чарадан кадрлар белән җырчы Алсу Сөнгатуллина бүлешә.
«Бүген 175 нче гимназиядәге Хәтер Аллеясына чәчәкләр салдык. Сез безнең хәтердә, яратабыз», – дип яза җырчы.
Искә төшерәбез: 2021 елның 11 маенда үзе дә шушы уку йортын тәмамлаган 19 яшьлек Илназ Галәвиев дәресләр барган мәктәпкә һөҗүм итте, укучылар һәм уку йорты хезмәткәрләренә ут ачты. Җинаятьче кулыннан бер гаепсез 7 бала һәм 2 укытучының гомере өзелде, күпме укучылар мәңге төзәлмәслек җан җәрәхәте алды.
Алсу Сөнгатуллинаның улы Ислам да әлеге куркыныч вакыйганы үз күзләре белән күргән иде. Һәлак булган 7 укучы – Исламның сыйныфташлары.