175 гимназиядә килеп чыккан фаҗига тудырган уйлар
Мәңге төзәлмәс яра. Нинди зур кайгы. Көтелмәгәндә, тып-тыныч шәһәрдә яшим дип йөр дә инде син, менә шулай килеп чыксын. Иминлекнең һәм тыныч тормышның кадерен, аларның бер дә мәңгелек һәм нык булмаганын күрсәтә торган сынау.
Барыннан да бигрәк газизләрен югалаткан ата-аналарга, әби-бабайларга иң кыены.
Бу фаҗига әллә никадәр сораулар тудыра.
МӘКТӘПЛӘРНЕҢ КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫ. Мәктәпләр ата-аналарга гына керүләре бик кыен. Ә менә кораллы бандит керә ала. Фаҗигадән соң һәр мәктәп янында автоматлы ике полицейский-росгвардияче килеп баскан иде. Яхшы сак хезмәте өчен акча бирелми мәктәпкә, ә мәктәп директорларының акча җыя торган «поборник» буласы килми. Нигә алай? Шуңа утыртып куялар бер абзыйны. Ул кораллы бандитка каршы нәрсә эшли ала?
Мәктәпләрдә хезмәт хакы әйбәт дисәләр дә, чынлыкта алай түгел. Шуңа да укытучыларның күпчелеге — хатын-кызлар. Һәр икенче укытучы ир-ат булса, кем белә, бәлки бу адәм актыгын да ярты юлда бөкләп салырлар иде, бәлки килергә дә куркыр иде.
ИНТЕРНЕТ ГАЕПЛЕМЕ? Берәр хәл килеп чыккан саен, Интернет гаепле дигән сүз чыга — тыярга! Интернет ул инструмент кына. Интернетны тыйсак, мондый хәл булмас дип әйтү «мылтыкны сатып алырга машинага утырып барган, әйдәгез, автомобильләрне тыйыйк» дип әйтү белән бер. Интернетны тыйсалар, мәгълүмат таралуның башка алымнары эшкә җигеләчәк. Интернетны әле күзәтеп була, ә кулдан кулга йөргән мәгълүматны — юк. Чагыштыру өчен: без яшьрәк чакта Интернет юк иде. «Яшьләр урамда, урам тәрбиясе алалар» диләр, шуңа урамга чыгармаска яшьләрне диләр иде. Чөнки группировкалар ялмап кына ала иде үзе эчләренә, күпме кеше харап булды шунда. Ул вакытта кешеләр аптырый иде - ничек яшьләрне урамга чыгармаска? Менә хәзер дә аптыраш - ничек интернетны тыярга?
Җәмгыять сәламәт булмаганда, начар йогынты үзе эзләп табадыр ул. Сәламәт җәмгыятькә — халык хөкүмәткә ышанган, ә хөкүмәт халыкны саклаган, халык бер берсенә ышанган һәм саклаган җәмгыятькә омтыласы иде.
МОНДЫЙ КЕШЕЛӘР ҺӘР ЗАМАНДА БУЛГАН. Гомумән, кайбер кешеләр йогынтыга тиз бирелүчән була. Мин үзем бу малайның артында барыбер ниндидер явыз көчләр торгандыр дип уйлыйм. Интернеттамы, чын тормыштамы — йогынтыга бирешүчәннәрне күзләп кенә торалар. Ә садист, кешене үтерү канында булган кешеләр һәрвакыт булган һәм булачак та. Фәләнчә миллионга бер бөек талант иясе туган кебек, фәләнчә кешенең берсе маньяк, садист, үтерүче булып туа, мөгаен, аны заманга гына сылтау дөрес түгелдер. Маньяк Суклетин, Чикатило ишеләр компьютер уеннарының нәрсә икәнен дә белмәгән. Бер гөнаһсыз кешеләрне аткан НКВД палачларны да Интернет агуламаган. Кайбер маньяклар фаш ителгәч, якыннары шакката, яхшы кеше дип белдек, диләр. Мондый хәлләрдән йөз процент саклану мөмкин түгелдер. Чөнки кешенең башында нәрсә икәнен беркем дә белми. Кеше карбыз түгел, ярып карап булмый. Аның әти-әнисе дә малайның башында ни икәнен белмәгәндер — шушындый фаҗига буласын белсәләр, хәбәр итми калмаслар иде, үзләре юлына аркылы ятарлар иде.
ХОКУК САКЛАУ ОРГАННАРЫНЫҢ ЭШЕ. Хокук саклау органнары интернетны контрольдә тотуы турында даими әйтеп килә. Бу эш җайга салынды, бөтен нәрсә контрольдә, интернет аша бар нәрсәне тикшерәбез, аноним авторларны да барыбер ачыкладык, дип шапырындылар. Телеграм каналларны да тикшереп барабыз, диделәр, анонимлыктан чыгардылар. Оппозициядәге кешеләрнең интернеттагы шәхси язышуларын халыкка җәвит иттеләр. Булдыралар икән бит!
Ә менә интернет аша бомба ясарга инструкция эзләгән кешенең өенә ник килмәгәннәр? Ачыктан-ачык кеше үтерәчәген интернетта язган кеше дә көч структураларын кызыксындырмый булып чыкты. Шулай икәнен без болай да белә идек инде анысы. Яшьләргә каршы көрәшергә бар да оста, ә менә шул яшьләрне саклау дигәндә бер дә сикерешеп төшмиләр. Минемчә, дәүләтнең бурычы — халыкның салым акчасына мөмкин кадәр иминлекне тәэмин итү. Дәүләт җитәкчеләренең генә түгел. Бөтен халыкның. Ник бу очракта Интернеттагы язмалары күзәтүсез калган? Нигә шундый диванага корал сатканнар? Урамдагы камералар кешеләрне таный, һәр яшь кешене камера буенча таныйбыз диделәр, штраф та салдылар. Ә урамда корал тотып барган бандит янына ник берсе дә килмәгән?
МОНЫ ҮЗ МАКСАТЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУЧЫЛАР БУЛАЧАК. Җинаять булган көнне дә хокук саклау органнарының берсе «оператив кулга алдык» дип хисап тотты. Чынлыкта бандит үзе бирелгән булып чыкты… Беслан фаҗигасеннән соң бу терактка бөтенләй катнашы булмаган күренеш күзәтелде бит — төбәк башлыкларын сайлап кую юкка чыгарылды. Монда да шул рәвешчә файдаланып калырга тырышмагайлары. Интернетны ябарга тырышырлар инде. Әмма бу чынлап та куркынычсызлыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәкме — менә бу сорау? Төбәк башлыкларын сайлап кую туктатылганга карап мәктәпләрнең куркынычсызлыгы артмаган иде бит.
ТӘРБИЯ. Тәрбия җитми, диләр. Андыйлар да хаклы. Җитми инде, җитми. Илдә дә яшьләр омтылырлык бернинди якты идеология юк. Яшьләргә генә түгел, өлкәннәргә дә юк. Шуңа да кешеләр эзләнүдә — кем өчендер иң яхшы идеология лайклар. Кайвакыт япь-яшь кешеләр, караучыларны арттыру өчен, үзләре турында нинди генә хурлыклы видеолар төшерми. Җир җимертеп эшләр яшьтә үзләре!
Үзләре 15-16 яшьтә мөстәкыйль кеше булган, училищеларга китеп ялгыз яшәгән өлкәннәр тарафыннан балаларына бәбәй итеп карау да бар. 19 яшьлек күсәк турында да «подросток» дип язалар. Нинди подросток? Үзенең гаиләсе, баласы, йорты булыр яшьтә, үзе өчен җавап бирерлек. Кайбер ата-ана бөтен тәрбияне мәктәпкә авыштыра, мәктәп, дәүләт ата-аналар эше, ди. Түрәләр халыктан аерылган, мәктәп кәгазь боткасында, ата-аналар акча эшли, балалар виртуаль дөньяда. Ә анда бар да гади — виртуаль кеше гомере берни түгел, үлә дә, яңадан терелә, тагы уйныйсың.
Халыкка корал сатарга кирәкми, диләр… Кирәк кеше анысын да таба — бер полицейский үз коралыннан сәүдә залында кеше атып йөргән иде бит. Икенче яктан караганда, бу очракта укытучылар, вахтер кораллы булса, ул малай мәктәптә иркен йөри алыр иде микән?
Сугышлы уйнап дивана калган дигән дә бик бәхәсле… Теләсә кайсы ирдән сорап карагыз — бәләкәй чакта барысы да «атышлы» уйнап үскән. Миллионлаган кеше уйный аларны. Аңа карап кына садистка әйләнсәләр, бөтен дөньясы шундый булыр иде.
Безнең Яшьләр эшләре министрлыгы, яшьләр хөкүмәте дигән кебек әллә нинди ялтыравык оешмалар бар, алар нәрсәләрдер эшлиләр, хезмәт хаклары алалар. Әмма аларның берсе дә чын яшьләр тормышы белән яшәми. Андагы яшьләр дә — халыктан аерылган чиновниклар армиясе генә.
БУЛЛИНГ КОРБАНЫМЫ СОҢ УЛ? Менә шушындый садист-маньякларның тормыш юлларын актарып карасаң, аларның йомыкый, үз эченә бикләнгән булуына игътибар итәргә була. Гадәттә, алар үзләрен кимсетелгән саный. Мәктәптә аны бәлки чынлыкта кимсетмәгәннәрдер дә, әмма эш анда түгел, ул үзен шулай хис итәргә мөмкин. Бөтен маньяк, педофиллар да я кимсетелгән яки үзен кимсетелгән дип хис иткән кешеләр. Тыныч күлдә җеннәр күп.
Мәктәпләрдә психолог дигән штатлар кертелде, әмма мин ул вазифаларга очраклы кешеләр куела һәм ул вазифага бармы-бар дип кенә карыйлар дип уйлыйм. Минем әле «мәктәп психологы ярдәм итте» дигән кешене очратканым юк. Күпчелек очракта психолог вазифасында үзләренә психологик ярдәм кирәк булганга психолог булырга укыган кешеләр. Менә шул вазифада яхшы белгечләр утырып, буллинг булган очракларны ачыклап, андыйларны аралап алсыннар иде башка балалар арасыннан.
Балалар арасында кагу булырга, ә укытучылар аны сизмәскә дә мөмкин. Менә шуны вакытында ачыклау кирәктер ул. Кемдер үзенең кимсетелгәнлеген яхшырак эшләүгә юнәлтә, кемдер — башкаларны җәберләүгә. Кемдер яхшы укып кеше була, кемдер полициягә китеп кеше дөмбәсли башлый. Әмма мин һич кенә дә «аны какканнар, шуңа күрә ул мескен шундый юлга барган» дип язучыларны кабул итмим. Бу дөрес түгел. Андый кешенең эчендәге шайтаннарын мөмкин кадәр алданрак ачыкларга мөмкиндер бәлки диюем.
ҮЛЕМ ҖӘЗАСЫНЫҢ БУЛМАВЫ НӘТИҖӘСЕНДӘ КИЛЕП ЧЫККАН ПАРОДОКСАЛЬ КҮРЕНЕШ. Безнең илдәге законнар буенча аңа я психушка яки гомерлек төрмә яный. Ни генә булса да, калганнар, шул исәптән балаларын югалаткан ата-аналар да, күпмедер дәрәҗәдә аны ашатып яшәүгә өлеш кертә булып чыга. Ул күпме кешенең гомерен кыйса да, үзенә үлем җәзасы янамый. Дөрес, андый колонияләрдә узган вакытны яшәү дип тә атап булмый, ул җан асрау, шулай да җәмгыять аны яшәтә булып чыга.
Бу адәм актыгының котырынганы үзен псих дип танысыннар өчен генәдер, диләр. Бәлки ул үз гамәлләренә җавап бирә алырлыктыр. Әмма аны барыбер психик яктан дөрес кеше дип атап булмый. Ычкынуның бер күренешедер инде бу.
ГОМУМӘН АЛГАНДА КҮПЧЕЛЕК КЕШЕЛӘР ӘЙБӘТ. Һәм тагын бер әйбер. Без хәзер кеше әшәке, явыз, үзен генә уйлый, акча гына кирәк, дибез. Гимназия янына агылган иксез-чиксез кешеләр - бу кайгыны үзләренеке дип кабул итүчеләр. Күпчелек кешеләр - бик зур күпчелек әйбәт һәм эчкерсез халык бездә.
Ә укытучылар турында әйтәсе-сөйләсе дә юк. Алар бу очракта, үзләрен уйламыйча, балаларны якладылар.
Тагын бер күңелгә тигән нәрсә. Туганымның кечкенә баласы авырып китеп хастаханәгә эләккәч, палатага керткәнче бернинди урын-җирсез тимер караватка салганнар, шунда тилмереп яткан. Ә бу кабәхәтнең баш астына мендәргә кадәр салганнар иде. Башы авырта күрмәсен тагы ялгыш.