Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

175 гимназия фаҗигасенең 2 еллыгына Ришат Төхвәтуллин килгән: «Кем язмышы кем кулында?»

news_top_970_100
175 гимназия фаҗигасенең 2 еллыгына Ришат Төхвәтуллин килгән: «Кем язмышы кем кулында?»
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Бүген – Казанның 175нче гимназиясендә булган коточкыч фаҗигагә төгәл 2 ел.

Моннан 2 ел элек 19 яшьлек Илназ Галәвиев дәресләр вакытында мәктәпкә бәреп керде, шартлаткыч ыргытып, балаларга һәм укытучыларга ут ачты. Нәтиҗәдә, 24 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды, 9 кеше (7 укучы һәм 2 укытучы) һәлак булды.

Бөтен илне тетрәндергән канлы вакыйга корбаннарын бүген уку йортында искә алалар. Мәктәптә фаҗига корбаннарына багышланган митинг оештырылган. Чарага җинаятьче коралыннан һәлак булган 8 «А» сыйныфы балаларының әти-әниләре, укытучыларның якыннары чакырылган. 

Үзләре белән бергә парта артында утырасы, шаярасы-көләсе урынга, инде сыйныфташларын күкләрдән күзәтүче балаларга, яраткан укытучыларына мәктәп балалары шигырьләр сөйли, җырлар башкара. Чарага җырчы Ришат Төхвәтуллин да килгән. Ул линейкада үзенең «Кая?» җырын башкарды. 

«Кая, кая бара икән бу дөнья?

Кем язмышы кемнәр кулында?

Кемдә әрни кемнең ярасы,

Бәхет юлын ничек табасы…» – дигән юллар бар ул җырда.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100