Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

175нче гимназия эше судта: «Мин беркемгә дә ярдәм итмәдем, үземнең яшисем килде»

Татарстан Югары суды Казанның 175нче гимназиясендәге атыш турындагы эш буенча тагын өч дистә укучының җавапларын яңгыратты. Бу хакта kazanfirst.ru журналисты Аделя Рәхмәтуллина яза.

news_top_970_100
175нче гимназия эше судта: «Мин беркемгә дә ярдәм итмәдем, үземнең яшисем килде»

Казанның 175нче гимназиясендә булган атыш турындагы эш буенча соңгы процесста гайре табигый бушлык хөкем сөрә: беренче мәртәбәдер, мөгаен, бер генә зыян күрүче дә килмәгән. Болай да психикалары имгәнгән балаларын тагын да борчымас өчен судка алып килергә теләмәгән 30лап әти-әни кыз-улларының җавапларын ишеттерүләрен сорап, язмача гариза биргән.

VII Б сыйныфы укучылары атучының башлангыч сыйныф укытучысы Венера Айзатованы үтерүенә шаһит була. Аларның сыйныф җитәкчесе Эльвира Игнатьева да җан кыючы кулыннан һәлак була, ләкин бу хакта алар соңрак беләләр.

108нче кабинет ишеге ачык була, шуңа күрә кайбер балалар коридорда ни булганын күрә ала. Бу вакытта математика укытучысы Анастасия Поликарпова дәрес алып бара. Ул инде алдагы утырышларда сорауларга җавап бирде. Шартлаган тавышлар ишетеп, ни булганын карарга, ханым коридорга чыга.

Фото: © KAZANFIRST

Поликарпова сүзләренә караганда, ул идәндә яткан хезмәттәше гәүдәсенең билгә кадәр өлешен, аның янында атучыны күрә. Ни булганын аңлауга, кабинетны бикләргә ашыга. Әмма бу – аның кабинеты түгел, шуңа күрә ачкычның кайда ятканын белми, ишекне ул бар көченә тартып тора. Укучылар тәрәзәләрне ача башлыйлар, әмма анда – рәшәткә. Бары тик бер рәшәткәне генә ача алалар, бөтен класс шуның аша мәктәп ишегалдына чыга. Атучы ишек тоткасын берничә мәртәбә тарткалап карый, тик укытучы аны бик каты тартып тора, шуңа ишекне бикле дип уйлый, күрәсең. Укучылар тәрәзә аша чыгып беткәч, Поликарпова үзе дә шул юл белән чыгарга омтыла, ләкин шартлау дулкыны аны тәрәзәгә китереп бәрә. Укытучы ханым яралана, класстан бер кыз баланың умыртка сөяге сына.

«Икенче каттан бер хатын-кыз төшүен күрдем. Аткач, ул читкә егылды. Шулчак мин кап-карадан киенгән бер ир-атны күрдем: кара водолазка, ыштан, ботинкалар, маска, күп кесәле жилеттан, кулында корал иде. Ул аткан хатынга карады», – дип исенә төшерә бер укучы үзенең җавапларында. – Без ул территориядән йөгереп чыккач, мин әниемә шалтыраттым, мәктәптә автоматлы кеше барлыгын әйттем. Ул миңа шундук өйгә йөгерергә кушты. Мин аннары үземнең VIII класста укучы апама шалтыраттым, елый-елый үзен коткаруны сорады, тик үзенең кайда икәнен әйтмәде».

Бу хәлләрдән соң кыз ир-атлардан курка башлаган. Куркыныч янамыймы дип, аларны күрүгә, игътибар белән җентекләп карый.

Фото: © KAZANFIRST

Кинәт шартлау яңгырап, бөтен тәрәзәләрне коеп төшергән мәлдә, кызның классташы тәрәзәдән сикерә, һава дулкыны аңа килеп бәрелә. Шундый хәлдә дә ул башка балаларга ярдәмгә ашыга, аннан коймага кадәр йөгереп килеп, 112 хезмәтенә шалтырата һәм мәктәптә атышуларын, яралылар барлыгын хәбәр итә. Шушы вакыйгалардан соң, малайның элек борчымаган башы көн саен авырта, йоклаганда куркыныч төшләр керә.

Үлеменә 7нче класс укучылары шаһит булган Венера Айзатова фаҗига вакытында беренче катта үз сыйныфында була. Ул арткы партада утыра, дәресне инглиз теле укытучысы Динә Гыйльмуллина алып бара (ул, шулай ук, судка күрсәтмәләрне элегрәк, кечкенә баласы белән килеп биргән иде).

Бу вакыйгалар ханымның бәби көткән вакытына туры килә. Атыш тавышлары ишетелгәч, педагоглар бер-беренә караша. Гыйльмуллина дәрестән бүленми, ә Айзатова ни булганын карарга коридорга чыга. 107нче кабинет, аннан чыккач та, Айзатова күренеп торырлык итеп урнашкан. Инглиз теле укытучысы хезмәттәшен атып үтерүләрен күрә, мәктәпкә һөҗүм булганын аңлый. Балаларга классның түренә үтәргә куша, үтерүче үзен күрер дип куркып, ишекне бикләми. Аның сүзләренә караганда, ул тәрәзәне ача һәм балаларга шуннан тышка чыгарга куша. Ләкин икенче класс укучылары үзләре бөтенләй башкача сөйли: аларның сүзенә караганда, Гыйльмуллина тәрәзәдән сикереп төшкән һәм качкан.

«Укытучының йөзе кып-кызыл иде. Ул безгә идәнгә утырырга кушты. Бу вакытта тавыш көчәйткечләрдән бөтен укытучыларга да кабинетлардагы ишекләрне бикләргә куштылар. Тәрәзә пыялалары коелып төште, пыяла ватыклары очты, минем колагым бик нык авырта башлады. Укытучы тәрәзә янына килде дә тышка сикерде, класс калды. Ул үзе артыннан иярергә кушмады, укучыларга чыгарга булышмады. Шулай да ничектер барысы да тәрәзәдән сикерә башлады. Партага менеп, тәрәәзә төбенә басалар да аска сикерәләр. Мин һәм тагын 5 укучы нык курыккан идек, классны ташлап чыгарга курыктык. Шуннан ашханәдәге дежур урам яклап класска килде дә мине һәм башкаларны тәрәзәдән урам якка сикерергә күндерде. Без шулай иттек тә. Инглиз теле укытучысы безне каршы алмады. Урамда башка укучылар да бар иде инде», – диелгән II Д сыйныфы укучысының җаваплары язылган бер беркетмәдә.

Фото: © KAZANFIRST

Укучыларның ихлас һәм коточкыч истәлекләрен тыңлау бик авыр: «Мин беркемгә дә ярдәм итмәдем, үземнең котыласым килде, яшисем килде», – дигән тикшерүчегә балаларның берсе.

175нче гимназия укучыларының күбесенең һаман да төрле авырлыктагы теге я бу травмалары бар: кемдер йоклый алмый, кемдер өйдә үзе генә калмый, кемдер теләсә нинди шакылдаган тавыштан да курка, кемнеңдер кәефе уйнаклый, истерикалары була, кемдер һаман мәктәпкә барудан, анда кара киемле кеше белән очрашудан курка.

                                                                                                                                                                        KAZANFIRST

                                                                                                                                                            Аделя Рәхмәтуллина. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100