Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«170 км/сәг тизлек белән чапкан» – яшүсмерләр китереп чыгарган авариядә биш кеше үлгән

news_top_970_100
«170 км/сәг тизлек белән чапкан» – яшүсмерләр китереп чыгарган авариядә биш кеше үлгән
"Татар-информ" архивы

Түбән Тагил шәһәрендә ашыгыч ярдәм машинасы яшүсмерләр аркасында юл һәлакәтенә эләккән. Бу хакта Свердловск өлкәсе Эчке эшләр министрлыгы идарәсе җитәкчесе Валерий Горелых хәбәр итте, дип яза РЕН ТВ сайты.

Яшүсмерләр Hyundai Accent машинасын урлап алып киткән һәм, полиция хезмәткәрләреннән качарга теләп, 170 км\сәг тизлек белән барганнар. Йөртүче светофорның кызыл утына чыккан һәм ашыгыч ярдәм машинасына бәрелгән.

Авария 03:00 сәгатьтә Газета һәм Октябрь урамнары чатында булган. Бәрелгәннән соң җиңел машинага ут капкан.

Авариядә биш кеше һәлак булган, ике кеше имгәнгән.

«Көчле бәрелүдән газель пассажиры – фельдшер хатын-кыз, шулай ук җиңел машинадагы өч пассажир һәм йөртүче һәлак булган. Тагын ике кеше – җиңел машинадагы пассажир (якынча мәгълүматлар буенча 2003 елгы) һәм ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе хастаханәгә озатылган», – диелә хәбәрдә.

Авария урынына хокук саклау органнары хезмәткәрләре килгән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

16 яшьлек яшүсмер китереп чыгарган авариядән соң, җинаять эше ачылды, дип хәбәр итә Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү комитеты.

Ведомство хезмәткәрләре фаҗига урынын тикшерә һәм авария шаһитларыннан сорау ала. Тикшерүчеләр кирәкле экспертизаларны билгеләгән, аларга фаҗиганең сәбәпләрен ачыкларга туры киләчәк, диелә РЕН ТВ хәбәрендә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100