170 км/сәг тизлектә барганда хәрби машинага бәрелгән «Лексус» йөртүчесе янып үлгән - видео
Салонда кысылып калган 31 яшьлек машина йөртүчене коткара алмаганнар.
Иркутск шәһәре янында «Лексус» кроссовер машинасы 170 км/сәг тизлектә килеп хәрби машинага бәрелгән. Иномарка белән идарә иткән 31 яшьлек йөртүче
22 ноябрьдә кич белән Жердовка авылы янындагы юлда БТР белән «Лексус» бәрелешкән урынны шаһитлар видеога төшереп алган.
Фаҗига килеп чыкканда вакытта хәрби автоинспекция юлны каплаган була. Кроссовер йөртүчесе юлдагы бөкедә туктап торасы килми.
«Машина йөртүче л ябык икәнен аңлатырга тырышкан контракт буенча хезмәт итүче солдатны таптый язды. Хәрби колонна узганны көтеп торырга теләмәде. Иң алда бара торган БТР машинасы иномарканы юл кырыена акрын гына кысып чыгармакчы иде. Гадәттә шулай эшли идек. Ләкин колоннага уңга чыгып торырга һәм машинаны уздырырга дигән боерык килде», — дип сөйләгән фаҗигане күреп торган Алексей Иванов.
«Лексус» урыныннан сикереп кузгала һәм 170 км/сәг тизлек алып, колонна азагында баручы бронетранспортерга килеп бәрелә. Бәрелү шулкадәр көчле була, хәрби машинаның тәгәрмәче өзелеп төшә, бронетранспортер үзе исә трассада борылып баса.
Яньчелгән кроссовер юл кырыена төшеп китә һәм яна башлый. Ут капкан салонда кысылып калган машина йөртүчене коткара алмаганнар. Ул урында ук җан биргән.
«Бу БТР башка кешеләрнең гомерен саклап калды. Аның урынында башка автомобильләр булырга мөмкин иде бит. Алар юл кырыена туктап, колонна киткәнне тыныч кына көтеп тора иде», — дип сөйләгән Иванов.