Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"170 килолы ир-атны сөйрәп барганда кулымны сындырганмын": Красноярскида буа киткәч, кешеләр бозлы су астында калган

"170 килолы ир-атны сөйрәп барганда кулымны сындырганмын": Красноярскида буа киткәч, кешеләр бозлы су астында калган

news_top_970_100
"170 килолы ир-атны сөйрәп барганда кулымны сындырганмын": Красноярскида буа киткәч, кешеләр бозлы су астында калган
Красноярск өлкәсендә алтын эзли торган артельдә гадәттән тыш хәл вакытында исән калган кешеләр фаҗига турында сөйли. Зур буа җимерелгәннән соң, бозлы су астында калган кешеләрнең котылу тарихы турында "Комсомольская правда" хәбәр итте.

19 октябрьдә иртәнге алтылар тирәсендә Красноярск өлкәсенең Курагин районында Щетинкино авылы тирәсендә Сейба елгасындагы буа китте. Бу дамба алтын таба торган артельнең технология сусаклагычы булган. Буа киткәннән соң, сиксәнләп кеше яши торган берничә тулай торак су астында кала. Алтын эзләүчеләр бистәсендә 180 ләп кеше яши. 
 


Алтын эзләүче Тимофейга 32 яшь. Ул үзе дә исән калган, иптәшләрен дә коткарган.  "Төнлә тәмәке тартырга чыккан идем, гөрелте ишетеп алдым. Мин җир тетри дип торам. Буа җимерелгәндә мин урамда идем, шуңа күрә исән калганмындыр. Шуннан соң башкаларны коткарырга киттем. Башта 170 килолы бер зур ир-ат очрады, Мин аны сөйрәп барганда кулымны сындырганмын, тик ул чакта аңламадым гына. Аннары тагын бер кешене алып чыктым. Өченчесе кулымда үлде", - дип сөйли ул.

Тимофей авырту шогы кичергән, ул әле яхшылап сөйләшә дә алмый.

Андрей исемле ир-ат бистәдән бер километр чамасы ераклыкта гына ярга чыга алган. Өс киемсез, бозлы боткада туңып беткән бу кеше исән калганына әле дә ышанып бетә алмый. 
 


Александр да фаҗигадә исән кала. Ул үзенең су төбеннән сөйрәлеп барганын, такталарга бәрелгәнен сөйли, ничек ярга чыкканын хәтерләми.


Дамба киткәндә имгәнгән кешеләрне Курагин районы хастаханәсенә китергәннәр. Исән калган ир-атларның барысы да ишекләрне ача алмавын сөйли. Башка торакларны су агызып китеп, ишекләрне тышкы яктан томалап калдырган. кешеләр тәрәзәләрдән чыккан. Исән калганнар бертавыштан әйткәнчә, буа киткәндә йокламаган кешеләр генә котыла алган. Алар тиз генә хәлне абайлап алып, тораклардан чыгып калган.

Красноярск өлкәсендә санавиация бүлеге җитәкчесе Константин Барышников сүзләренчә, имгәнгән кешеләрнең умырткалыгы сынган, күкрәк читлеге куллары имгәнгән. 
 


"Без тугыз кешене карадык, аларның дүртесе авыр хәлдә, аларны Красноярскига алып киттек. Бу кешеләрнең күбесе Хакасиядән. Без санавиациядә күп нәрсә күрәбез, тик мондый хәл беренче тапкыр. Кешеләр бик курыккан, алар җир тетри дип уйлаган. Кемдер уянып, тәрәзәдән чыгып котылган, кемдер юк", - ди ул. 
 


Өлкә буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, Курагин районының төньягында алтын эзли торган артельдә фаҗига вакытында имгәнгән 14 кешегә табиблар ярдәме кирәк. Кешеләр бозлы су астында калган, ала салкын суда озак булган, сөякләре имгәнгән.

Фаҗигадән соң, Тикшерү комитеты алтын таба торган компаниядә тентүләр оештыра. Җинаять эше ачылган.


Фаҗига вакытында 15 кеше һәлак булды. "Сисим" артеле керә торган "Сибзолото" компаниясе һәлак булган һәм хәбәрсез югалган кешеләрнең исемлеген чыгарды.

Мәрхүмнәр:
—Сергей Поросенов;
—Дмитрий Толипов;
—Антон Кожин;
—Дмитрий Данилов;
—Алексей Мазепов;
—Александр Боровской;
—Виктор Пронин;
—Игорь Боярсков;
—Александр Свиридов;
—Денис Фомичев;
—Геннадий Семешков;
—Валерий Трофимов;
—Павел Максимов;
—Игорь Юдин;
—Александр Бельдянов.

Хәбәрсез югалганнар:
—Александр Козел;
—Вячеслав Еременко;
—Юрий Амосов;
—Евгений Гриценко;
—Дишпод Азимов.

Красноярскиның Железнодорожный район суды алтын эзли торган "Сисим" ААҖ хуҗасы-генераль директоры Максим Ковальковны кулга алу турында карар чыгардым. Ковальков 18 декабрьгә кадәр сак астында була. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

Алты эзли торган оешманың участок җитәкчесе Андрей Еганов гаебен таныган һәм тикшерүгә ярдәм итәргә тели. Ләкин бу оешма директоры да, алтын таба торган артельнең тау эше мастеры да үзләрен гаепле дип санамый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100