news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

17 яшьлек үсмер әнисен пычак кадап үтергән, энесен яралаган

news_top

Сочида 17 яшьлек укучы малай якыннарына һөҗүм иткән. Якынча мәгълүматлар буенча, ул энесенә һәм әнисенә пычак кадаган. Бу вакытта апалары һәм әтисе өйдә булмаган, дип яза РЕН ТВ сайты.

Туганнары сөйләгәнчә, гаилә һәрвакыт дус-тату яшәгән, һәм моңа кадәр үсмернең агрессия күрсәткәне булмаган.

«Ни өчен икәнен белмим… Нормаль булмагандыр, дип уйлыйм. Ул киллер түгел, бер тапкырдан үтерә алмаган. Димәк, берничә мәртәбә кадаган инде. Энесен дә яралаган, күрәсең, яклаган булгандыр, ул хәзер хастаханәдә», – дип сөйләгән күршеләре.

РЕН ТВ мәгълүматлары буенча, әниләре вафат булган. Энесе хәзер реанимациядә, аның гомере өчен табиблар көрәшә. Шулай ук һөҗүм иткән егет үзе дә хастаханәдә. Ул аңына килүгә, тикшерүчеләр аннан сорау алачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар