Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

17 яшьлек оныгының үлүен күтәрә алмыйча, әбисе дә үлгән: «Мин башка кайтмыйм...»

news_top_970_100
17 яшьлек оныгының үлүен күтәрә алмыйча, әбисе дә үлгән: «Мин башка кайтмыйм...»

Оныгының вакытсыз үлемен күтәрә алмыйча батып үлгән пенсионерканың мәетен Алабуга районында балыкчылар тапкан, дип яза «Челнинские известия»дән Ләлә Гайфутдинова.

Әбине оныгы янына җирләргә җыеналар.

63 яшьлек пенсионерка 17 яшьлек оныгының үлеме кайгысын күтәрә алмыйча, бер атна элек туганнарына «мин башка кайтмыйм» дип әйтеп, өеннән чыгып китә. Шул көнне яр буенда хатын-кыз аяк киеме табыла, хатын-кыз батып үлгәндер, дип фаразлап, коткаручылар һәм водолазлар эзләүгә керешә. 

Социаль челтәрләрдә пенсионерканың туганнары: «Безне гаепләмәгез. Үзебез дә нишләргә белмибез. Әби югалды. Батып үлгәндер дип шикләнәбез», – дип язалар. Алар 1 айда 2 якын кешеләрен югалту кыен булуын яза.

Әбинең оныгы – Бәтке мәктәбенең 11нче классында укучы 17 яшьлек кыз – Соңгы кыңгырау бәйрәме алдыннан вафат була. Ул Чаллыга туганнары янына якшәмбе килә һәм кичен урамда йөрергә чыгалар. Кыз кисәк кенә үзен начар хис итә башлый, «ашыгыч ярдәм» чакыралар. Әмма реанимация чараларының файдасы булмый – кыз үлә. Үлем сәбәбе – астма икәне ачыклана. Бу чир белән ул 7 яшеннән бирле авырган. Астма кичен һәм иртән көчәергә мөмкин.

Бәтке авылы башлыгы Венера Вәлиева «Челнинские известия»гә кызның гадәти, әйбәт гаиләдә үсүен, апасы һәм сеңлесе булуын әйткән. Алар шушы үлгән әбиләре белән яшәгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100