news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

17 яшьлек кыз, авырлы икәнен белмәгән килеш, бала тапкан

news_top

23 майда Тверь өлкәсенең Старица шәһәрендә яшәүче 17 яшьлек кызның температурасы күтәрелә, һәм ул «ашыгыч ярдәм» чакырта. «ВКонтакте»дагы «Тверская станция скорой помощи» төркеме хәбәр иткәнчә, чакыру буенча килгән фельдшер кызның бала таба башлаганын шундук аңлап ала.

Балигъ булмаган кызның тулгаклары башланган була инде, тик кыз авырлы булуы хакында үзе белмәгән дә. Фельдшер Юлия Филиппова тиешле ярдәм күрсәтә, якынча 1 кг авырлыктагы, җитлекмәгән малай туа. Әни белән баланы Тверьгә өлкә перинаталь үзәгенә алып китәләр, дип яза «ТИА Новости» сайты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар