news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

17 яшьлек Казан кызы әти-әнисенең акчаларын мошенникларга биргән

news_top

Казанда студент кыз ата-анасының акчаларын мошенникларга тапшырган. Алдау чәчәкләр китерү хезмәте исеменнән шалтыратудан башланган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы яза.

Шулай итеп, 17 яшьлек студент кыз ата-анасының җыелган акчаларын мошенникларга тапшырган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хокук саклау органнары ачыклаганча, барысы да, янәсе, чәчәк букетларын китерү хезмәтеннән шалтыратудан башланган. Кыздан смс-хәбәрдә килгән кодны әйтүен сораганнар, һәм ул цифрларны атаган. Шуннан соң мошенниклар, куркыту һәм манипуляцияләр кулланып, өйдә күпме акча саклануын ачыклаган.

Җинаятьчеләр студент кызны, янәсе, акчаларны кичекмәстән «декларацияләргә» кирәк дип ышандырган, юкса ата-анасына проблемалар булачак, дип янаган. Шалтыратучылар күрсәтмәләренә ияреп, куркып калган кыз өйдәге акчаларны табып, курьерга тапшырган.

Матди зыян суммасы 350 мең сумнан артып киткән. Соңрак ата-анасы бу хәл турында белеп, полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар