Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

17 яшьлек егет, ут белән уйнап, өч кешенең йортын яндырган

news_top_970_100
17 яшьлек егет, ут белән уйнап, өч кешенең йортын яндырган

Пенза өлкәсендәге Кузнецк авылында 3 йорт янган. Янгын сәбәбе – ут белән уйнау, дип яза «penzainform.ru». Янгын барлыгы 200 квадрат метрда булган. 45 яшьлек хатынны коткарып кала алганнар.

Төбәк МЧС идарәсе дә, янгын сәбәбе – үсмер егетнең ут белән уйнавы» дип хәбәр итә. Социаль челтәрләрдә исә аның кем икәнен дә язганнар. Ул 17 яшьлек егет икән. Аны, ут белән уйнаган, дип язалар. Кузнецк авылы кешеләре «балалар шуклыгы аркасында 3 йорт янган» дигән хәбәргә бик ярсыганнар.

«17 яшь – ул инде өлкән егет. Бала дип, аны яклап язганны ул укыячак та, киләчәктә дә мине яклаячаклар, диячәк. Аннары нәрсә эшләр?» – дип язалар.

Авылның шәһәрдән ерак булмавы, автомобильдә 10 минутта килеп җитәргә мөмкин булуы турында да язалар. Әмма янгын сүндерүчеләр 3 йортның янып көл булуына юл куйган, диләр.
«Мондый тәрбия өчен ата-аналарга җәза бирергә кирәк. Әти-әниләре йортын югалткан кешеләрнең чыгымнарын түләсен!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100