Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

17 яшьлек үсмерне үги атасы атып үтергән

17 яшьлек үсмерне үги атасы атып үтергән

news_top_970_100
17 яшьлек үсмерне үги атасы атып үтергән
22 апрельдә Самара өлкәсендә бер ир-ат үги малаен атып үтергән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Самараның Мичурин урамындагы бер фатирда 17 яшьлек яшүсмер һәм 44 яшьлек ир-ат мәете табыла. Тикшерү версиясе буенча, ир-ат үги улы белән талашкан. Шуннан соң үги ата яшүсмерне атып үтергән, аннары үз-үзенә кул салган.

Алар икесе дә урында ук җан биргән, диелгән бу хәбәрдә.

"Хәзерге вакытта фаҗиганең ничек килеп чыгуы ачыклана. Җинаять эше ачылды. Урында тикшерүчеләр эшли", диелгән бу хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте фаҗига урыныннан фото күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100