news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

17 яшьлек кызның колагына таракан оялаган

Колакка кергән бөҗәкне мөстәкыйль рәвештә чыгарып азапланырга ярамый.

news_top
17 яшьлек кызның колагына таракан оялаган

Кытайның Наньчан шәһәрендәге Цзянси провинциясендә 17 яшьлек кызның колагыннан тере таракан алганнар. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән «Лента.ру» сайты язды.

Йокыдан торгач, кызның колагы авырта башлый. Ул табибка мөрәҗәгать итә. Кызның колагында бөҗәк булуы ачыклана. «Без аны акрын гына тартып алдык. Ул тере таракан булып чыкты», — дип сөйләгән табибларның берсе.

Белгеч фикеренчә, бөҗәк азык эзләп йөргән һәм кызның колагына кереп утырган. «Тараканнар гына түгел, башка бөҗәкләр дә, мәсәлән үрмәкүчләр һәм черкиләр дә, нәкъ шулай итеп колакка керергә мөмкин», — дигән ул.

Мондый очракта һичшиксез табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Колакка кергән бөҗәкне мөстәкыйль рәвештә чыгарып азапланырга ярамый.

2018 елда Америка энтомологы Коби Шаль йоклый кешеләрнең колагын тараканнарга ашау һәм ял итү өчен идеаль урын дип атаган булган. Бу бөҗәкләр зур булмаган, җылы һәм дымлы урыннарны үз итә икән. Колактан килгән иснең дә тараканны җәлеп итүе билгеле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар