Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

17 яшьлек кыз үзен көчләүләрен 9 көн узгач кына әйткән

Чаллы хокук сакчылары 19 яшьлек “герой”ны эзли.

news_top_970_100
17 яшьлек кыз үзен көчләүләрен 9 көн узгач кына әйткән

Берничә көн элек Чаллыда 17 яшьлек кызны көчлиләр. Балигъ булмаган кызны көчләүдә барлык шик 19 яшьлек егеткә төшкән.

“Челнинсие известия” ачыклаганча, әлеге вакыйга 48 комплекстагы йортларның берсендә, иртәнге 5тә килеп чыккан. Җенси яктан җәберләнүче кызга да нибары 17 яшь. Билгеле булганча, егет Яңа шәһәрнең 17нче комплексында яши, беркайда да эшләми. Чөй өстенә тукмак дигәндәй, биографиясенә инде кара таплар да салырга өлгергән. Егет моңарчы урлау очрагы буенча җавапка тартылган була.

Иң гаҗәбе, кыз, үзен көчләүләре турында, полициягә 9 көн үткәч кенә гариза яза. Үсмер кыз үзе белән ни булуына төшенмәгәнме, әллә егеткә үч итәргә теләгәнме – монысы билгесез. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100