news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

17 яшьлек кыз мәктәптән кайтышлый югалган

Авылда югалган кыз Яр Чаллы шәһәрендә булуы ихтимал.

news_top
17 яшьлек кыз мәктәптән кайтышлый югалган

Башкортстанның Ярмәкәй районы буенча полиция хезмәткәрләре хәбәрсез югалган 17 яшьлек Вилена Николаевна Николаеваны эзли. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгы  хәбәр итә.

Югалган кыз Елан-Чишмә авылында яши. 16 ноябрьдә Вилена Суыккүл авылында урнашкан мәктәптән чыгып киткән һәм югалган. Бүгенге көнгә кадәр яшүсмер кыз турында бер хәбәр дә юк. Аның Яр Чаллы шәһәрендә булуы ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә.

Виленага карап торышка 16–18 яшь, буе 165–170 см. Тазарак гәүдәле, чәчләре җирән төсле, бите овал формасында, кашлары туры.

Вилена Николаева турында мәгълүматы булган кешеләрне 8-917-758-77-06, 8 (34741) 2-22-02, 02, 020, 002 номерларына шалтыратырга сорыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар