17 яшьлек егет метро поезды астында калып һәлак булган
Бүген иртән 17 яшьлек егет Мәскәүдә “Щукинская” метро станциясендә поезд астына эләккән. Бу хакта “Российская газета” яза.
Егет поезд станциягә килгән вакытта рельсларга егылып төшкән һәм нәкъ состав юлына туры килгән. Кизү торучы полиция хезмәткәрләре "Ашыгыч ярдәм" чакырган, әмма егет фаҗига урынында ук үлгән.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре машинисттан һәм шаһитлардан сораштырган. Егетне берәү дә төртеп төшермәгән, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.