Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

17 яшендә кияүгә чыккан Гөлүсә Шаһбан: «Сигез айда күпме кыйналу, җәберләү, күз яше!»

Шагыйрә туй фотосын куйган.

news_top_970_100
17 яшендә кияүгә чыккан Гөлүсә Шаһбан: «Сигез айда күпме кыйналу, җәберләү, күз яше!»
https://www.instagram.com/gilusa_shahban/

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан беренче тапкыр 17 яшендә кәләш булган. Ул шул көндәге фотосын виртуаль дусларына күрсәтте.

«Бу фотода миңа бер айдан 18. Әй, юләр кызый, башың бер дә булмаган синең…

Язмышыммы, әллә ялгышыммы… Ничә еллардан соң да әлеге сорауга җавап таба алмыйм. 18 яше дә тулмаган килеш (кызыма 17 яшь тулды, күз алдыма китерергә куркыныч), әле яңа гына унсигезе тулган егеткә… Юк, әлбәттә, бернинди алданусыз, беренче тапкыр зур өметләр белән, зур итеп туйлар үткәреп. Бу -: беренче тапкыр әти-әни теләгенә каршы килүем иде.

Сигез ай да булмаган килеш бөтен хыялларым челпәрәмә килде. Өметләр акланмады. Хәзер генә аңладым, бернинди ярату булмаган безнең арада. Әле дә хәтеремдә: туй көнне йола буенча кияүнең дуслары мине урлап, урамда кар көрте артына яшерделәр һәм мине оныттылар… 30 минутлап көткәч, үзем чыктым. Туйдан соң бер ай чирләп интеккәнемне хәтерлим. Сигез ай эчендэ күпме кыйналу, җәберләүләрнең, күз яшенең сәбәбен әле дә аңламыйм. Озак вакыт үтте, ләкин хәтер саклый икән ул», — дип исенә төшергән Гөлүсә Шаһбан.

«Хәзер нинди тормышта яши ул кеше?» — дип кызыксынган инстачы шагыйрәнең беренче ире турында.

«Өч тапкыр өйләнгәнен беләм. Башка берни белмим», — дип җавап биргән ул.

«Ә сез хәзер бәхетлеме? Тик дөресен языгыз, чөнки сез гел моңсу», «Язмыш түгел ул. Шул бәндәнең явызлыгы, әшәкелеге. Түзеп яшәмәгез андый кеше белән, ярый вакытында киткәнсез» кебек комментарийлар калдырганнар.

Инстачыларның арасында да нәкъ шул юлны үтүчеләр бар, алар үз тарихлары белән уртаклашкан.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100