17 сентябрьдә Татарстанда болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +6..+11˚, көндез +14..+19˚ градус.
Кимүче ай, ай Игезәкләр йолдызлыгында.
Агач-куакларның авыру, корыган ботакларын кисәргә, язын үсентеләр утырту өчен чокырлар әзерләп куярга кирәк. Күпьеллык чәчәкләрне һәм бакча җиләге түтәлләрен кышлыкка каплап куярга кирәк. Гладиолус һәм дәлияләрнең суганчаларын казып алып, сакларга кую зарур.