17 процент яшьләр бала таба алмый: сәбәбе – җенси тормышны иртә башлау
Татарстанда парларның 17 проценты бала таба алмый, шул ук вакытта һәр икенче аборт медицина күрсәтмәләре буенча үткәрелми. Йөклелеккә кайчан һәм ничек әзерләнә башларга кирәк? Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә репродуктолог һәм акушер-гинеколог сөйләде.
«Яшь парларның 17 проценты гына шартлы рәвештә сәламәт һәм балага узарга әзер»
Татарстанда парларның 15-17 проценты бала алып кайта алмый – шундый аяныч статистика. Сәбәпләре төрле: кешеләр җенси тормышны иртә башлый һәм аны бик актив алып бара.
Табиблар сүзләренчә, бүген Татарстан Республикасында беренче баласын хатын-кызлар уртача 29 яшьтә алып кайта. Шулай итеп, җенси тормыш берничә ел дәвам итә, ләкин ул авырга узмый. Табиблар билгеләп үтүенчә, ата-аналар балалары белән җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләшми.
Еш кына парлар табибларга хатын-кыз авырга узгач кына килә. Аны «учет»ка куялар, аннан табиблар тикшерә башлый. Һәм бу этапта еш кына хатын-кызда төрле авырулар ачыклана. Бу авырулар йөклелекнең һәм баланың сәламәтлегенә дә йогынты ясый ала.
Табиблар, йөклелеккә 3 ай алдан әзерләнә башларга кирәк, дип саный. Әгәр дә әзерләнү дөрес булса, балада патология булу ихтималы һәм йөклелек вакытында катлауланулар барлыкка килү куркынычы кими.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча баш белгече Фирая Сабирова сүзләренчә, республиканың берничә шәһәрендә бүген яшь ир белән хатынга «Яшь парлар сертификаты» бүләк итәләр. Аның буенча ир белән хатын шәхси клиникаларның берсендә бушлай тикшерү үтә ала. Программа Казанда, Чаллыда эшли, Әлмәттә эшли башлый.
«Бу тикшерү йөклелекне катлауландырырга мөмкин булган иң төп моментларны үз эченә ала. Инфекцияләргә тикшерүләр үткәрәбез, хатын-кыздан онкоцитологиягә мазок алабыз, чөнки аналык муенындагы рак бик яшәрде. Бик сирәк, ләкин йөклелек вакытында хатын-кызда яман шеш табу очраклары да бар. Сөт бизләрен тикшерү мәҗбүри», – дип аңлатты Фирая Сабирова.
Табибларга ирләрне дә чакыралар. Аны инфекцияләргә тикшерәләр, уролог карый, спермограмма ясыйлар.
Тикшерүләр күрсәткәнчә, сертификат алган яшь парларның 17 проценты гына шартлы рәвештә сәламәт һәм балага узарга әзер. Калганнарына өстәмә тикшерү кирәк.
Диспансеризациядә хатын-кызларның һәм ир-атларның репродуктив сәламәтлеген тикшерәчәкләр
Быел бөтен Россия буенча диспансерлаштыру программасына ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен репродуктив сәламәтлекне тикшерү кертелде.
«Бу тикшерүдә 18 яшьтән 49 яшькә кадәрге хатын-кызлар катнаша ала. Алар 18 яшьтән 29 яшькә кадәр һәм 30 яшьтән 49 яшькә кадәр ике төркемгә бүленәләр. Яшь төркем беренче этапта гинекологны үтә, микроскопия, онкоцитология һәм ПЦР ысулы белән, җенси юл белән йога торган инфекцияләрне тикшерүне үз эченә ала. Бу – кыйммәтле тикшеренүләр. Олы яшьтәге хатын-кызлар өчен дә, инфекциягә тикшеренүләрдән тыш, шушы ук тикшерүләр үткәрелә. Кирәк булса, ул икенче этапта – өстәмә тикшерү этабында билгеләнә», – дип билгеләп үтте Фирая Сабирова.
Әгәр хатын-кызга сәламәтлеген тикшерүне дәвам итәргә кирәк булса, аңа УЗИ һәм акушер-гинекологның тагын бер кат тикшерүе билгеләнәчәк. Әгәр сөйләшү барышында хатын-кызның якын арада бала табарга теләве ачыкланса, табиб аңа гравидар әзерлек турында сөйләячәк.
«Ир-атларны тикшерүгә килгәндә, бу – сәламәтлек саклау системасы өчен проблема булып чыкты: аларны тикшерү өчен урын юк. Ләкин, минемчә, барып чыгачак: поликлиникаларда урологлар кабинетлары булдырылачак; беренче этапта, бәлки, аутсорсингта, ә алга таба поликлиникаларда спермограмма үткәрү барлыкка киләчәк», – дип билгеләп үтте доктор.
Репродуктолог, киләчәктә бу кабинетлар ирләр сәламәтлеге үзәкләренә әверелер, дип өметләнә.
Аборт ясатырга теләгән хатын-кызларның 60 проценты бу идеядән баш тарткан
Казанда Кризислы йөклелек республика үзәге эшләвен дәвам итә. Монда аборт ясатырга карар иткән хатын-кызларны бу уйларыннан кире кайтырга өндиләр. Бүген Татарстанда әлеге үзәкнең 8 филиалы эшли.
Анда аборт ясатырга карар иткән һәм хатын-кызлар консультациясендә аларны бу уйдан кире кайтара алмаган хатын-кызларны җибәрәләр.
«Район һәм республика үзәкләре статистикасы буенча, соңгы 3 айда табиблар хатын-кызларның 60 процентын аборттан туктата алды», – дип сөйләде Медицина университеты клиникасы баш табибы урынбасары Светлана Гобәйдуллина.
Чагыштыру өчен: узган ел хатын-кызлар консультацияләрендә һәм Кризислы йөклелек үзәге эшен башлаганда, хатын-кызларның 42 процентын аборттан туктатып калып булган. Аларның эше нәтиҗәсендә 1 ел эчендә мең ярым аборт кимегән.
Светлана Гобәйдуллина ассызыклаганча, быел медицина күрсәтмәләре булмаган абортлар санын тагын меңгә киметү планлаштырыла.
«Безнең республикада аборт тыелмаган, тыярга хакыбыз юк. Ләкин аборт ясатыр өчен яхшылап уйларга кирәк», – диде Светлана Гобәйдуллина.
Хатын-кызларны аборт ясату уеннан кире кайтару өчен ниләр эшләнә?
Республика кризислы йөклелек үзәгендә хатын-кызларны төшке аштан соң кабул итә башлыйлар. Шушы ук вакытта үзәк урнашкан бала тудыру йортыннан яңа туган балалар белән яшь әниләрне өйләренә чыгара башлыйлар. Табиблар әйтүенчә, бу да – тәэсир итү ысулы: аборт ясатырга теләгән хатын-кыз башка бәхетле әниләрне якыннарының ничек каршы алуын һәм аларның барысының да бәхетле булуын күрә.
Светлана Гобәйдуллина сүзләренчә, үзәк белгечләре кайвакыт бер пациент белән берничә сәгать аралаша. Монда чират юк, һәркем билгеле бер вакытка килә: «Монда хатын-кызларны күрүгә шатлар».
«Без эксперт УЗИ ясыйбыз, анда сабый күренә, аның йөрәк тибеше ишетелә. Хатын-кыз янында психолог, акушер-гинеколог тора. Без УЗИ күрәбез, аборт ясатырга уйлаган әнигә баласының нинди матур икәнен әйтәбез», – дип сөйләде баш табиб урынбасары.
Табиблар тәҗрибәсе буенча, аборттан баш тарту өчен, баланың әтисен күндерү еш кына җиңелрәк. Кайвакыт үзәккә хатын-кыз бала табарга теләмәгән гаилә килә, ә ир-ат, киресенчә, улы яки кызы булуы турында хыяллана. Кайвакыт ир хатынының балага узганын һәм баланы калдырырга теләмәгәнен белми дә. Һәр хатын-кыз белән индивидуаль эшлиләр.
«Бу – хатын-кызның үзенең ирекле карары. Без аны мәҗбүр итә алмыйбыз, ләкин без аңлата алабыз, республикабызда тагын бер кечкенә кеше туса ничек яхшы булачагын әйтә алабыз», – дип елмайды акушер-гинеколог.
«Татар-информ»нан Эвелина Киселева язмасы тәрҗемә ителде
Гөлназ Әхтәмҗанова