17 октябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез яңгыр явачак. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20, 20-28 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +6..+11˚, көндез +8..+13˚ градус.
Үсүче ай, ай Укчы йолдызлыгында.
Агач-куакларның корыган ботакларын кисәргә була. Бакча җиләгенең яшь түтәлләрен, декоратив үсемлекләрне, күпьеллык чәчәкләрне капларга кирәк.