
17 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр, юеш кар явачак. Көндез яңгыр явачак. Төнлә кайбер районнарда томан төшәчәк. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил исәчәк, урыны белән җил тизлеге 16 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +3..-2°, көндез +5..+10° градус. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булырга мөмкин.
