17 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез көнбатыш районнарда яңгыр явачак. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -2..+3˚, көндез +4..+9˚ градус. Юлларда бозлавык.
Кимүче ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Чәчәк һәм яшелчә рассадаларын зуррак савытларга бүлгәләп утыртырга кирәк. Рассадага үсеш стимуляторлары сибәргә була. Алга таба тамырландырырга виноград чыбыкчаларын суга утыртып кую өчен уңай вакыт.