news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

17 мартка һава торышы һәм ай календаре

17 мартка һава торышы һәм ай календаре.

news_top
17 мартка һава торышы һәм ай календаре

17 мартта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә кар, җепшек кар явачак. Көндез явым-төшемнәрсез. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан көчле тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, аязганда -12˚, көндез +1..+6˚ градус. Юлларда урыны белән бозлавык.

Кимүче ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Рассадага кара суган орлыгы чәчү өчен уңышлы көн. Рассаданы зур савытларга күчереп утыртырга, үсемлекләргә үсеш стимуляторлары сибәргә кирәк. Кыска булып үсә торган помидорларны күчереп утыртырга була. Органик ашламалар сибү.

Чәчәк түтәле

Чәчәк рассадаларын зур савытларга күчереп утырту, үсеш стимуляторлары сиптерү. Декоратив агач һәм куакларга форма биреп кисәргә кирәк.

Җиләк-җимеш бакчасы

Агач-куакларның астына ашламалар сибү. Агач һәм куакларгы форма биреп кисәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар