
17 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, яшен вакытында 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +5..+10˚, көндез +19..+24˚ градус.
Кимүче ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Алмагач, груша, чия, слива, ирга үсентеләре утыртырга була. Чүп үләннәренә каршы көрәшү өчен яхшы вакыт. Томат, борыч, баклажан, кыяр рассадаларын теплицага яки пленка каплагыч астына күчереп утыртырга була.