17 майда Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан 6-11, көндез урыны белән 14 метрга кадәр көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..+5˚, көнбатыш районнарда +9˚, көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән 0..-2˚ салкын. Көндез +12..+17˚, көнчыгыш районнарда +20˚ градус.
Үсүче ай, ай кыз йолдызлыгында.
Бакча җиләген эшкәртү. Күпьеллык чәчәкләрне чыбыкчадан үрчетергә була. Минераль ашламалар сибү. Бүлмә гөлләрен күчереп утырту өчен уңай вакыт.