Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

17 һәм 15 яшьлек үсмерләр кыз баланы әҗәт өчен үтергән

Мәрхүмә кыз сыйныфташына 70 мең акча биреп торган. 

news_top_970_100
17 һәм 15 яшьлек үсмерләр кыз баланы әҗәт өчен үтергән

Иркутск өлкәсенең Нижнеудинск шәһәрендә 17 яшьлек кыз бала югалган булган. Берникадәр вакыттан соң аның мәетен елга ярында куаклар арасында табып алганнар. Бу турыда НТВ каналы хәбәр  итә.

11 сыйныфта укучы кыз бала 6 декабрьдә югала. Аны полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар эзли. 14 декабрьдә кыз мәетен Уда елгасы буенда табалар. Пычак белән яраланган кыз мәете куаклар арасында була.

Кызны үтерүдә шикләнеп 17 һәм 15 яшьлек ике үсмерне тоткарлыйлар. Сорау алганда, бу малайлар җинаятьне ничек кылганын сөйли.

Малайлар сүзләренчә, алар кызны әҗәт өчен үтергән. 17 яшьлек үсмер мәрхүмә кызның сыйныфташы була.

Берникадәр вакыт алданрак бу кыз сыйныфташына 70 мең акча биреп тора. Яшүсмер малай бу акчаны тотализаторда оттыра. Кыз исә әҗәтне кире кайтаруны сорый. Акчаны кайтармас өчен, малай кызны үтерергә карар кыла. Бу җинаятьне башкару өчен ул 15 яшьлек иптәшен дә ияртә. Кызны өенә чакыра, акчаны кайтарам дип әйтә. Кыз фатирга килеп кергәч, аның муенына пычак кадый.

Шуннан соң яшүсмерләр мәетне яшерә. Җирле матбугат чаралары хәбәренчә, мәетне шәһәр читенә алып чыкканда җинаятьчеләргә 17 яшьлек малайның әнисе ярдәм итә.

Ике үсмер, мәрхүмә кыз — барысы да мәктәптә яхшы яктан гына сыйфатлана. Кыз олимпиадаларда катнаша. Алар полициядә хисапта да тормый.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100