news_header_bot
Язманы тыңлагыз

17 июньгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
17 июньгә һава торышы һәм ай календаре

17 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак, төнлә урыны белән көчле яңгыр көтелә. Кайбер районнарда боз явуы, яшен булуы ихтимал. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белә 20-24 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез  +22..+27˚ градус.

Кимүче ай, ай сукояр йолдызлыгында.

Үсемлекләр утырту, сугару өчен уңышсыз көннәр. Яшелчәләргә үсеш стимуляторлары, агач-куакларга корткыч бөҗәкләрдән саклый торган дарулар сиптерергә кирәк. Чәчәкләргә ашлама сибәргә була. Киптерү өчен дару үләннәре җыярга була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар