news_header_bot
Язманы тыңлагыз

17 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
17 июльгә һава торышы һәм ай календаре

17 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан 4-9 метр тизлектә, көндез урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +25..+30˚ градус.

Үсүче ай, ай Укчы йолдызлыгында.

Яшелчәләргә үсеш стимуляторлары, авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә була. Җиләк-җимеш культураларының тамырларына фосфорлы-калийлы ашламалар сибәргә кирәк. Чәчәкләрне гөмбәчек авыруына каршы препаратлар белән эшкәртергә кирәк. Кыяр, помидор, ташкабак уңышын җыеп алырга була, ләкин җыелган уңышны шундук эшкәртергә киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар